Сатып алучылар һәм сатучылар арасындагы мөнәсәбәтләр турында

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

Азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның аерым төрләрен сатканда сатып алучылар һәм сатучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Россия Федерациясе Законы нигезендә эшләнгән Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре җайга сала.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Раилә Йосыпова, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сату белән шөгыльләнүче «Мирас+» ҖЧҖ (Әтнә районы) сәүдә объектында сатучылар өчен «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ законын аңлатып, укулар үткәрде. Уку барышында Кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормалары аңлатылды, шулай ук товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар үткәрелде. Сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләр билгеләү кагыйдәләре, элмә такталар, рус телендә товарлар турындагы мәгълүмат, алкогольле продукцияне сату кагыйдәләре турында консультацияләр бирелде. Сатучыларның игътибарын яраклылык срокларын контрольдә тотуны көчәйтүгә һәм сатыла торган товарларны саклау шартларын төгәл үтәүгә юнәлтте.

Чаралар санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәп уздырылды. Консультация барышында кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.

Чара ахырында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат тупланган брошюралар һәм буклетлар таратылды, шулай ук БДАМС системасы турында сораулар кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International