Уенчыкларның күплеге арасында югалу кыен түгел. Шул ук вакытта балалар уенчыгы балага ошап кына калмыйча, аңа кызыклы да булырга, аның яшенә туры килергә, куркынычсыз булырга, күп кенә нормативларга һәм стандартларга җавап бирергә тиеш. Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучылар белемен арттыру максатыннан, Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районындагы балалар уенчыклары бүлеге сатучылары һәм гражданнар өчен күчмә укулар үткәрделәр.
Сәүдә вәкилләренә сатучының кулланучыга товарлар турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматны үз вакытында бирергә тиешлеген искәрттеләр. 3 яшькә кадәрге балалар өчен билгеләнмәгән уенчыклар маркировкасында кулланучы өчен махсус мәгълүмат булырга тиеш.
Уенчыкларны маркировкалау дөрес, тикшерелә торган, төгәл, җиңел укыла торган, ачык һәм идентификацияләү мөмкинлегенә ия булырга тиеш.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ Законының 25 маддәсе нигезендә, тиешле сыйфаттагы балалар уенчыкларын алыштыру мәсьәләсе өлешендә, кулланучы азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны, әгәр күрсәтелгән товар формасы, габаритлары, фасоны, төсе, күләме яки комплектациясе буенча туры килмәсә, сатучыдан шундый ук товарга алмаштыруны таләп итәргә хокуклы. Әлеге таләп балалар уенчыкларына да кагыла. Сыйфатлы электрон уенчыклар искәрмә булып тора, алар кире кайтарылырга яки алмашырга тиеш түгел. Әгәр дә уенчыкта җитешсезлекләр ачыкланса, кулланучы түбәндәге таләпләрне куярга хокуклы: шундый ук товарга (шул ук модельгә һәм (яки) артикулга) алмаштыруны; сатып алу бәясендәге аерманы түләп башка маркадагы (модель, артикул) товарга алыштыруны; сатып алу бәясен киметүгә; товарның җитешсезлекләрен кичекмәстән бетерүне, кулланучы яисә өченче зат тарафыннан төзәтү чыгымнарын каплауны таләп итәргә; сатып-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә. Кулланучы сатучы таләбе буенча кимчелекләре булган товарны кире кайтарырга тиеш.
Профилактик чаралар үткәрү барышында барлык катнашучыларга да кулланучылар өчен белешмәлекләр, файдалы газета өләшенде, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.