Саран ике тапкыр түли

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Шәхси эшмәкәр, 2019 елның 3 кварталы өчен алкогольле продукцияне (сыра) ваклап сату турында декларация тапшырмаган өчен, 2019 елның декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары карары буенча, РФ КоАП 15.13 маддәсе буенча, 7000 сум күләмендәге административ штрафны законда билгеләнгән срокта түләмәгән. Карар 03.02.2020. үз көченә керә.

Шәхси эшмәкәргә карата ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре 2020 елның маенда РФ КоАП 20.25 маддәсенең 1 өлеше буенча вакытында штраф түләмәгән өчен административ хокук бозу турында беркетмә төзеде.

РФ КоАП 20.25 маддәсенең 1 өлеше нигезендә административ штрафны тиешле срокта түләмәсә, гаепле зат административ штраф суммасын ике тапкырга арттырып (әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә) административ штрафка яки унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алынуга, яки илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартыла.

Җәза билгеләгәндә, Татарстан Республикасының Аксубай районы суды буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы кылынган хокук бозу характерын, индивидуаль эшкуарның гаебен тануы һәм аның тәрбиясендә бер балигъ булмаган баласы булуын исәпкә алып, аңа 20 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.

Ләкин гаеле зат элек салынган штрафны да түләргә тиеш. 2019 елның декабрендәге карар буенча, шәхси эшмәкәр тарафыннан 7000 сум күләмендәге штраф 21.05.2020 түләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International