Әлмәт шәһәре базарында дежур тордылар

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Залятова Л. һәм Петрова Ю. Әлмәт шәһәренең үзәк базарында үз эшчәнлеген алып баручы хуҗалык итүче субъектлар, базарга килүчеләр өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча чираттагы атналык кизү тору үткәрде.

Сатучы һәм сатып алучының хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат җиткерелде, «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган аерым товарларны сату Кагыйдәләре аңлатылды. Мөрәҗәгать итүчеләргә аңлатмалар бирелде, претензияне төзүдә ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International