Лениногорск муниципаль районында киңәшмә узды

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

2020 елның 26 мартында Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитетында алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм аны булдырмау мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.

Чарада Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова, җитәкченең беренче урынбасары Гөлназ Иванова, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева, әйдәп баручы белгеч-эксперт Алла Нуртдинова катнашты.

Катнашучыларга 2020 елның беренче кварталында Лениногорск районы территориясендә алкоголь сату һәм куллану базарындагы хәл турында хисап бирелде. Киңәшмә ахырында Әлмәт территориаль органының контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләренә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә балигъ булмаганнарга алкогольле продукция сату фактларын ачыклау буенча рейдлар үткәрергә дигән карар чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International