Яраклылык срогы чыккан сыра һәм сыра эчемлекләре тартып алынды

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына урнаштырылган яраклылык вакыты чыккан сыра сату турында шикаять нигезендә Тукай районы сәүдә объектларының берсенә барып кайтты. Контрольлек чаралар үткәргәндә гаризада күрсәтелгән шикаять расланган. 10 литр күләмендә сыра продукциясе законсыз әйләнештән алынды.

Хокук бозучыга карата РФ КоАП 14.43 ст. 2 өлеше буенча административ эш кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International