Алкогольле продукция тиешле лицензиядән башка сатылган

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Чаллы шәһәренең 62 нче комплексында урнашкан сәүдә объектында контроль чаралары үткәрү барышында тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция сату фактын ачыклады. 45 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды.

Хокук бозучыга карата РФ КоАП 14.17.1 ст.2 өлеше, 14.6 маддәсенең 2 өлеше буенча административ эш кузгатылды. Закон бозучы эшмәкәргә алкогольле продукцияне конфискацияләү белән бергә 100 меңнән алып 200 мең сумга кадәр административ штраф яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International