Мәктәп укучылары өчен кулланучылар белеме буенча онлайн дәрес үткәрделәр

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар белемен арттыру буенча онлайн дәресләр үткәрүне дәвам итә. Кулланучылар хокукын яклау турындагы белемнәр Әгерҗе шәһәре 1 нче гимназиясенең 3 нче сыйныф укучыларына бирелде. Балаларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Закон нигезләмәләре, хезмәт күрсәткәндә, шулай ук сату-алу процессында кулланучылар хокукларын бозу очрагында белемнәрне практикада куллану ысуллары белән таныштырдылар. Чара барышында укучыларга дистанцион сәүдәнең нәрсә икәнлеге турында, Интернетта товар сатып алган вакытта кулланучының нинди хокуклары һәм бурычлары булуы, шулай ук интернет-сайтларда товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә заказ биргәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында аңлаешлы формада сөйләделәр.

Читтән торып дәресләр, вебинарлар үткәрү, лекцияләр укуның үз өстенлекләре бар һәм бу алым популярлык казана, үзизоляция вакытында актив кулланыла.

Дәрес вакытында укучыларга көндәлек тормышта үз хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен ничек якларга, килеп туган мәсьәләләрне законлы рәвештә хәл итү өчен нәрсә эшләргә кирәклеге аңлатылды. Барлык сорауларга да аңлаешлы формада җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International