Әлмәттә ведомствоара комиссия утырышы узды

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

2020 елның 28 маенда Әлмәт шәһәре Башкарма комитетында, видеоконференция режимында, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов, район башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә Идарәсе башлыгы Алексей Лазарев, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева составындагы эшче төркем белән киңәшмә үткәрелде, шулай ук «Алкоторг» ҖЧҖ директоры урынбасары Илназ Таһиров катнашында Әлмәт муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы үткәрде.

Республикада җитештерелгән алкогольле продукцияне сату (шул исәптән авыл җирлекләре һәм сәүдә объектларында); лицензиатлар саны (шул исәптән районның ерак торак пунктларында); алкогольле продукциягә (шул исәптән сырага) бәяләр ассортименты анализланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International