ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре «сигнал» буенча сәүдә объектында булды

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Гражданнар мөрәҗәгате буенча “кайнар линия”гә килгән хәбәр нигезендә Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Түбән Кама сәүдә нокталарының берсенә чыкты. Кулланучыдан килгән хәбәр сыра эчемлекләренә тәкъдим ителә торган үлчәп салынган продукциядә товар турында нинди дә мәгълүмат юклыгы турында иде.

Азык-төлек товарларын сату кагыйдәләре РФ Гражданнар кодексы, «Азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм иминлеге турында»гы Федераль Закон, «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ Законы, шулай ук Товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре белән җайга салына (1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы РФ Хөкүмәте карары). Белгечләр кибеттә сатучының закон буенча сатып алучыларга товар һәм җитештерүче турында тулы мәгълүмат бирергә тиешлеген аңлатты. Гадәттә, товар турында бөтен мәгълүмат төргәкләрдә була. Аерым үлчәп сатылса, кибет хезмәткәрләре мондый товарларга мәгълүматлы этикеткалар ябыштыралар: анда товарның атамасы, җитештерүче, җитештерү датасы, саклау вакыты һәм башкалар турында мәгълүмат булырга тиеш. Сатып алучы товар турында тулы мәгълүматны, аны кем әзерләгәнен һәм кем сатуын белергә хокуклы. Кибет хуҗасына, штрафларны булдырмас өчен, төрле товарлар өчен мәҗбүри мәгълүматны бастырып чыгарырга кирәк. Этикеткада дөрес булмаган мәгълүматларны, мәсәлән, законсыз рәвештә арттырылган авырлыкны күрсәтү – сатып алучыларны алдау дип карала.

Түбән Кама территориаль органы белгечләре кулланучыларга үлчәп сатыла торган продукция сатып алганда хокукларны аңлаттылар: сатып алучы сатучыдан товарның туры килүен раслаучы документларны таләп итәргә; төп товарны раслауны таләп итәргә хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International