Тәтеш муниципаль районында ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Расланган график нигезендә, Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев рәислегендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды. Комиссия эшендә Тәтеш районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы, авыл җирлекләре башлыклары, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре һәм алкоголь продукциясен сатучы сәүдә объектлары җитәкчеләре катнашты.

2020 елның I кварталы йомгаклары буенча районның алкоголь базарындагы хәл турында мәсьәлә каралды, алкогольле продукцияне ваклап сату буенча җирле базардагы вәзгыять торышын бәяләүнең барлык күрсәткечләре анализланды.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча түбәндәге карарлар кабул ителде: лицензияләнгән сәүдә объектларын ачу буенча эшне активлаштырырга; хәлне яхшырту максатларында районда алкоголь базарының торышын характерлаучы күрсәткечләрне системалы рәвештә анализларга; алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм легаль булмаган хәмер продукциясен әйләнештән алу буенча хокук саклау һәм контрольлек итүче органнарның эшен көчәйтергә; «Халык контроле»дәүләт мәгълүмат системасы аша мөрәҗәгатьләр буенча халык белән эшне активлаштырырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International