Товар күршелеген саклау мөһим

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Зәй муниципаль районында сәүдә өлкәсендәге законнарны үтәү буенча профилактик чара кысаларында «Впрок» кибете хезмәткәрләре белән очрашты. Бүгенге көндә кешеләр еш кына вакытны янга калдыру максатыннан товарлар ассортименты киң булган кибетләрдән файдаланырга тырыша. «Впрок» кибетләре челтәре ассортиментында 50 меңнән артык товар бар, шул исәптән көнкүреш химиясе товарлары да.

Көнкүреш химиясе сатканда сатып алучылар һәм сатучылар арасындагы мөнәсәбәтләр «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы, РФ Хөкүмәтенең 55 номерлы карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре белән җайга салына. Көнкүреш химиясе товарларын сатып алганда, кулланучы товарны кимчелек булса яки товар турында тулы һәм дөрес мәгълүмат бирелмәгән очракта гына кире кайтарырга мөмкин икәнлеген белергә тиеш. Әгәр кулланучы әлеге товарда нинди дә булса кимчелекне тапса, ул үз теләге белән товарны алыштыруны, сатып алу бәясен тигез дәрәҗәдә киметүне, кимчелекне кичекмәстән бетерүне һәм товар өчен түләнгән акчаларны кире кайтарып сату-алу килешүен өзүне таләп итәргә хокуклы («Кулланучылар хокукларын яклау турында»РФ Законының 18 маддәсе). Товарга гарантия юк икән, кулланучы җитешсезлекләрнең аның гаебе белән килеп чыкмавын мөстәкыйль расларга тиеш.

Кибеттәге башка товарлар арасында азык-төлек товарлары да сатыла, ә Түбән Кама территориаль органы адресына көнкүреш химиясе товарлары сатучы кибеттә азык-төлек продуктларын сату мөмкинлеге турында гражданнардан мөрәҗәгатьләр килә. Шуны хәбәр итәбез: «Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 55 номерлы карарының 38 пункты нигезендә, азык-төлек товарлары белән сәүдә итү урыннарында тиешле азык-төлек булмаган товарлар, шул исәптән көнкүреш химиясе чаралары сатылырга мөмкин. Шуның белән бергә, тиешле товарлар белән сәүдә итү азык-төлек товарларының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын, аларны сату шартларын, таләпләрне һәм нормативларны билгеләнгән таләпләр белән начарайтуга китерергә тиеш түгел. Шул ук вакытта товар күршелеген сакларга кирәк. Шулай итеп, товар күрше-тирәлеген һәм норматив-хокукый актларның таләпләрен үтәгәндә, азык-төлек булмаган товарлар белән бергә сәүдә итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International