Татарстанда 50 кв. метрдан ким булган кафеда хәмер сатуны тыярга телиләр

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанда хезмәт күрсәтү залы 50 кв. метрдан ким булган барларда һәм кафеларда спиртлы эчемлекләр сатуны тыю планлаштырыла. Тиешле закон проекты ТР Дәүләт Советына тәкъдим ителде. Аның авторлары-парламентның Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты башлыгы Лотфулла Шәфигуллин, аның урынбасары Ринат Гайзатуллин һәм Комитет әгъзасы Марат Галиев.

5 майда күп фатирлы йортларда һәм алар янәшәсендәге территорияләрдә урнашкан зур булмаган җәмәгать туклануы йортларында хәмер сатуны тыю турындагы Закон үз көченә кергән иде. Ул 20 кв. метрдан ким булган биналар эшчәнлеген тыя. Инициатива «наливайкалар»га каршы көрәшкә юнәлдерелгән.

Проект нигезендә, җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәткәндә алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясе булган бизнес мондый лицензиянең гамәлдә булу вакыты тәмамланганчы сәүдә итә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International