ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнары оешуга 23 ел

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президентының «Алкогольле продукция әйләнеше һәм сыйфатына дәүләт контролен көчәйтү буенча чаралар турында» гы Указы нигезендә, 1997 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнары төзелде. Алар җиде: Әлмәт, Арча, Яшел Үзән, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай территориаль органары.

Территориаль органнарның иң мөһим эш юнәлешләренең берсе - контроль-инспекция эшчәнлеге.

Икенче мөһим юнәлеш - кулланучылар хокукларын яклау. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарында кулланучылар хокукларын яклау буенча расланган комплекслы республика программасы кысаларында эш алып барыла, җирле үзидарә органнары, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары белән үзара хезмәттәшлек тәэмин ителә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов хезмәткәрләрне территориаль органнар төзелүгә 23 ел тулу белән котлый, эшендә уңышлар тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International