Чистайда пилот проектын гамәлгә кертү буенча киңәшмә узды

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

2020 елның 3 июнендә Чистай муниципаль районы хакимиятенең зур залында Чистай муниципаль районы башкарма комитеты һәм түбән бәяләр буенча эконом-сегмент аракы китерү буенча пилот проектын гамәлгә кертү буенча эшче төркем әгъзалары катнашында ВКС режимында киңәшмә уздырылды. Әлеге төркемгә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, «Татспиртпром» АҖ, Татпотребсоюз вәкилләре керә.

Проектның максаты - халык саны 100 кешедән артык булган торак пунктларыда алкогольле продукция сатучы сәүдә объектларының санын арттыру, алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен булдырмау. Проектта катнашу өчен Чистай РайПОсы җәлеп ителгән. Хәзерге вакытта түбән бәяләрдән аракы Чистай районының Ишәлкә һәм Чулпан авылларында китереләчәк. Киләчәктә проектта катнашучы Чистай районы кулланучылар җәмгыятенең сәүдә объектлары исемлеге киңәйтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International