Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Казан шәһәренең «Мәскәү базары» ААҖ территориясендә кизү тору үткәрде.
Дежурлык вакытында сатучылар һәм сатып алучылар Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре буенча киңәшләштеләр: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган аерым товарларны сату Кагыйдәләре.
Товарлар турында кирәкле һәм дөрес мәгълүмат бирү, аларны дөрес сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итә торган, сатыла торган товарларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслый торган тиешле документларының булуы, товарның бәясе турында конкрет аңлатмалар бирелде. Сатучыларның игътибарын продуктларны саклау буенча температура режимының үтәлешенә юнәлттеләр.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен хәл итү өчен дәүләт оешмалары координатлары бирелде: Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе, тел. 238-98-54 (Казан шәһәре, Зур Кызыл ур., 30), Тел. 221-90-16 (Казан шәһәре, Сеченов ур., 13А).
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, Казан территориаль органы, тел. 277-94-96 (Казан шәһәре, Һ. Такташ ур., 94).
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат тупланган түләүсез басма продукция тәкъдим ителде.