Ачыкланган хокук бозулар буенча административ тикшерү үткәрелә

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы «Халык контроле» Дәүләт мәгълүмат системасына (uslugi.tatarstan.ru) кергән мөрәҗәгать нигезендә документларсыз, шулай ук яраклылык вакыты чыккан сыра сату факты буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгечләре тарафыннан Мөслим авылы кибетләренең берсендә тикшерү чарасы үткәрелде. Тикшерү барышында мөрәҗәгатьтә язылган барлык фактлар да расланды. Сыра һәм сыра эчемлекләренең 11 атамадагы сыра продукциясен товар озату документларыннан башка сату факты расланды. Шулай ук, этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне исәпкә алу тәртибендә билгеләнгән тәртиптә, бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында (БДАМС) хосусый эшмәкәр тарафыннан кабул ителмәгән. Кибеттән барлыгы 87,11 литр күләмендә продукция алынды.

Яраклылык срогы чыккан сыра табылмады.

Ачыкланган хокук бозулар буенча административ тикшерү үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International