Кулланучы хокуклары закон белән ышанычлы якланган

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Минзәлә районындагы Чаллы территориаль органы хезмәткәре хуҗалык итүче субъектлар белән әңгәмәләр үткәрә, анда кибет хезмәткәрләренә, район халкына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча консультацияләр бирә. "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре китерелә.

Әлеге чаралар Минзәлә халкына кулланучы буларак үз хокукларын яклау мәсьәләләрендә белемнәрен арттырырга мөмкинлек бирә.

Консультацияләр барышында барлык катнашучылар да үз сорауларына җаваплар алдылар, мәгълүмати буклетлар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International