Лениногорск районында этил спирты һәм алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча чираттан тыш киңәшмә узды

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

Бүген Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитетында этил спирты һәм алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттан тыш утырышы узды.

Чарада «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Гөлназ Иванова, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева, территориаль органның контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Алла Нуртдинова, «Алкоторг» ҖЧҖ супервайзеры Денис Новоселов, шулай ук сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр катнашты.

10 июньнән шәхси эшмәкәр Замил Хөббәтуллинның эш графигына кертү хисабына Лениногорск районының кечкенә торак пунктларында күчмә сәүдә итүне киңәйтү турында карар кабул ителде. Район сәүдә предприятиеләре республикада җитештергән алкогольле продукция һәм ассортиментның тулылыгына мониторинг үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International