Спиртның “сәяхәте": Санкт-Петербургтан Екатеринбургка кадәр

2020 елның 9 июне, сишәмбе

Алабуга районында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге юл-патруль хезмәте инспекторлары транспорт чарасын тикшерү барышында Свердловск өлкәсендә яшәүче бер ир-атның тагылмасында хәмер исе характерлы үтә күренмәле сыеклык тутырылган 5әр литрлы 84 канистр табып алган. Экспертиза күрсәткәнчә, канистрларда 420 литр күләмендә спиртлы сыеклык булган. Барлык продукция дә алынган. Тикшерү материалы Яр Чаллы территориаль органына җибәрелде. Гражданинга карата РФ КоАП 14.1 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзеләчәк һәм җәмәгать судына җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International