Россиядә сыра хәмер эчемлегенә әйләнде

2013 елның 22 гыйнвары, сишәмбе
2012 елның 1 июленнән сыра һәм сыра эчемлекләре алкогольле продукциягә керә. Сыраны юридик затлар, шулай ук хосусый эшмәкәрләр дә ваклап сата ала. Әлеге эшчәнлек төре лицензияләнми.
2012 елның 1 гыйнварыннан сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатучы хуҗалык итү субъектлары өчен әлеге продукцияне сату күләмен декларацияләү кертелде.
Декларацияләрне тапшыру тәртибе һәм аларның формасы “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү, әйләнеше һәм (яки) куллану күләме турында, җитештерү куәтләреннән файдалану турында декларацияләр тапшыру хакында” 09.08.2012 ел, №815 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә билгеләнгән.
2013 елның 1 гыйнварыннан, хәмерсез сырадан (составында этил спирты микъдары – 0,5 процентка кадәр) тыш, сыраны стационар булмаган сәүдә объектларында һәм төнлә (22.00 дән 10.00 сәгатькә кадәр) сату тыела.
Сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату өчен сатучының товар-озату документларына: тиешенчә рәсмиләштерелгән (А һәм Б бүлекләре) товар-транспорт накладноена һәм товар-транспорт накладное белешмәсенә ия булуы кирәк.
Моннан тыш:
2012 елның 1 июленнән, авыл җирләрендә алкогольле продукцияне (сыра һәм сыра эчемлекләреннән тыш) ваклап сатучы оешмалар, әлеге максат өчен, милкендәге, хуҗалык алып баруы өчен, оператив идарәсендәге яки арендага алынган (срогы килешүдә билгеләнеп, бер ел һәм аннан күбрәк тәшкил иткән), гомуми мәйданы 25 квадрат метрдан ким булмаган стационар сәүдә объектларына һәм склад бүлмәләренә, шулай ук контроль-касса техникасына ия булырга тиеш.
Шәһәр җирлекләрендә алкогольле продукцияне (сыра һәм сыра эчемлекләреннән тыш) ваклап сатучы оешмалар, әлеге максат өчен, милкендәге, хуҗалык алып баруы өчен, оператив идарәсендәге яки арендага алынган (срогы килешүдә билгеләнеп, бер ел һәм аннан күбрәк тәшкил иткән), гомуми мәйданы 50 квадрат метрдан ким булмаган стационар сәүдә объектларына һәм склад бүлмәләренә, шулай ук контроль-касса техникасына ия булырга тиеш.
Сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатучы оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр, әлеге максат өчен, милкендәге, хуҗалык алып баруы өчен, оператив идарәсендәге яки арендага алынган стационар сәүдә объектларына һәм склад бүлмәләренә, шулай ук контроль-касса техникасына ия булырга тиеш (федераль законда башкача билгеләнмәгәндә).
Алкогольле продукцияне сатуга кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә һәм аның территориаль органнарына (ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе телефоны: (843) 278-92-00) мөрәҗәгать итәргә була.
Белешмә өчен:
“Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” Федераль законның 16 статьясындагы 2 пунктының 2 абзацы нигезендә, балалар, мәгариф, медицина оешмаларында, спорт объектларында, шулар тирәсендәге территорияләрдә алкогольле продукцияне (шул исәптән, сыра) ваклап сату рөхсәт ителми.
Шулай ук җәмәгать транспортының (шәһәр һәм шәһәр яны) тукталыш пунктларында, АЗС, күпләп һәм ваклап сату базарларында, вокзал, аэропортларда, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары тарафыннан билгеләнгән гражданнарның башка күпләп җыелу урыннарында һәм хәвеф куркынычы чыганакларында да алкогольле продукцияне сатуга шундый ук тыю гамәлдә булып килә. Бу чикләүләр шулар тирәсендәге территорияләргә дә кагыла.
Алкогольле продукцияне ваклап сату рөхсәт ителмәгән социаль–мәдәни объектларның урнашу урыннары, гражданнарның күпләп җыелу урыннары һәм хәвеф куркынычы чыганаклары тирәсендәге территорияләрне билгеләү тәртибенең (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 29.10.2010 ел, №867 карары нигезендә расланган) 3 пункты нигезендә, мондый территорияләр Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнарының хокукый актлары нигезендә билгеләнә.
“Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүне билгеләү турында” 22.11.2010 ел, №80-ТРЗ ТР Законы нигезендә, 22.00 дән 10.00 сәгатькәчә алкогольле продукцияне ваклап сатуны тыю (барлардан, кафе, рестораннардан тыш) кертелде.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International