Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Лилия Җәләтова һәм Гүзәлия Абдуллина «2014-2022 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасы бурычын үтәү йөзеннән, Әлмәт шәһәрендә «Инвалидлар җәмгыятенең Әлмәт укыту-җитештерү предприятиесе» ҖЧҖдә кизү торулар үткәрделәр.
Инвалидлар аерым игътибарга лаек. Безнең хезмәткәрләр, кулланучылар грамоталылыгын арттыруда ярдәм итү, күңелсез хәлләрдән саклау өчен, алар белән даими рәвештә очрашулар үткәрергә тырышалар. Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча инвалидлар белән әңгәмә кордык, кулланучылар өчен белешмәлекләр өләштек, гади, көндәлек сорауларга җавап бирелде.