ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органында кәрәзле элемтә хезмәтләре буенча кулланучылар арасында үткәрелгән анкетага йомгак ясалды

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре тарафыннан, кәрәзле элемтә хезмәтләре сыйфатын өйрәнү максатыннан чыгып, кулланучылар арасында кәрәзле элемтә хезмәтләре буенча анкеталау үткәрелде. Респондентларга анкетада ун сорауга җавап бирергә тәкъдим ителде.

Чистай районында яшәүче 25 респондент кәрәзле элемтә хезмәтләре буенча анкеталаштыруда катнашты. 35 яшьтән яшьрәк 10 кеше, 35тән 45 яшькә  кадәр 8 кеше, 45тән өлкәнрәкләр саны 7 кеше катнашты.

Анкеталаштыру нәтиҗәләре буенча 11 респондентның Мегафон, 8 - МТС, 5 - Билайн, 1 – Летай абонентлары булуы ачыкланды. Күпчелек очракта кәрәзле элемтә операторын сайлауда хезмәтләрнең сыйфаты һәм бәясе йогынты ясый, ә азрак кулланучыны – бонуслар булу җәлеп итә. Анкетаның “Сезгә кәрәзле элемтә операторын еш алыштырырга туры килдеме?” дигән соравына респондентларның 50% ы  тискәре җавап бирде. Сораштырылучыларның 47% ы операторны 1 – 2 тапкыр алыштырган, операторны даими рәвештә алыштыручылар саны 3% тәшкил итә.

Респондентлар фикеренчә, Мегафон иң яхшы мобиль Интернеты буларак билгеле, икенче урында - "Билайн", өченче урында – МТС.

Гомумән алганда, анкета нәтиҗәләре буенча кулланучылар иң яхшы элемтә операторы дип «Мегафон»ны таныдылар, аларны хезмәтләрнең сыйфаты һәм бәясе, шулай ук интернет тизлеге канәгатьләндерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International