ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Баулы районында берничә чара үткәрде

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Баулы муниципаль районы икътисад буенча җитәкчесе урынбасары Эмиль Галимов, Баулы муниципаль берәмлегенең икътисад һәм территориаль үсеш бүлеге башлыгы Эльвира Мингалиева, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Кадрия Галиева составындагы эшче төркем Баулы районының авыл җирлекләрендә урнашкан сәүдә объектларына барып кайтты. Алкогольле продукцияне, шул исәптән сыраны да кертеп, ваклап сату ситуациясен анализлау максатыннан чыгып, Мортаза, шулай ук Кырым-Сарай һәм Кызыл Яр авылларындагы кибетләрдә булдылар. Тикшерү барышында Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре социаль әһәмиятле товарларга мониторинг үткәрде, бер үк вакытта Кызыл Яр авыл җирлеге җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, кибет сатучылары өчен семинар үткәрде. Шулай ук Фәнис Яруллин исемендәге китапханәдә язучының туган ягы - Кызыл Яр авылында планлаштырылган очрашу үткәрелде. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкны агарту буенча газеталар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International