Балык пресервларын сайлыйбыз: анкеталаштыру нәтиҗәләре турында

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы "Балык пресервларын сайлау" темасына халык арасында сораштыру үткәрде.

Пресервлар - бозмыйча саклау өчен махсус эшкәртүгә (консервация) һәм төрелмәгә дучар ителгән балык продуктлары. Консервация алымы булып балыкны тозлау һәм эшкәртү тора. Пресервлар өчен төрле балыклар — сельд, анчоус, скумбрия, ставрида, лосось чимал булып тора.

Сораштыруда барлыгы 120 кеше катнашты.

"Сез балык пресервларын сатып аласызмы?” дигән сорауга респондентларның 88% уңай җавап бирде, 12% тискәре.

"Балык пресервларын сайлаганда сезнең өчен нәрсә төп критерий булып тора?” дигән сорауга нәтиҗәләр түбәндә:

А) сыйфат/тәм - 34%;

В) бәясе - 35%;

1) реклама - 16%;

D) танылган маркалы булуы - 15%.

Респондентларның күбесенә (56 %) балык пресервларын сайлаганда реклама тәэсир итә, 44% катнашучы рекламага игътибар итми.

Респондентларның 27 % сыйфатсыз балык пресервлары сатып алган, 73 % сыйфатлы товар сатып алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International