Лаеш муниципаль районының Макарово авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү узды

2020 елның 16 июне, сишәмбе

2020 елның 16 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе М.И. Егорова Лаеш муниципаль районының Ташкирмән авылы халкы белән очрашты. Гражданнарны Казан территориаль органы җитәкчесе кабул итүне Макаровка авыл җирлеге башлыгы В.В. Кормачев белән берлектә уздырды. Авыл халкы дәүләт вәкиленә үз проблемалары белән мөрәҗәгать итте. Аларны кызыксындырган барлык мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелде: техник яктан катлаулы тиешле булмаган сыйфатлы товарлар сатып алу; сатучыга таләпләр кую вакыты турында; җиһазлар әзерләү һәм заказларны китерү сроклары бозылган очракта; тиешле сыйфатлы товарларны кире кайтару сроклары турында; товарларга, шул исәптән азык-төлеккә дә, таләпләр куелу сроклары турында сораулар яңгырады. Өстәмә рәвештә гражданнарга 1992 нче елның 07 февралендәге Россия Федерациясе Законының гомуми нигезләмәләре аңлатылды.

Күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы җитәкчесе әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар үткәрде.

Товарлар һәм сатучы турында сатып алучыларга нинди мәгълүмат тапшырылырга тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләрне ничек рәсмиләштерергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәве, ышанычлы үлчәү җиһазларын нинди документлар белән расларга кирәклеге турында сөйләде.

Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк. Алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча гына, килеп туган мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Кулланучылар хокукларын яклау буенча мөрәҗәгатьләргә «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ Законы нигезендә квалификацияле аңлатмалар бирелде.

Чараның һәр катнашучысына кулланучылар белемен арттыру өчен «кулланучылар өчен белешмәлек» буклетлары, “Вестник потребителя Татарстана" газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International