Авиатөзелеш районы территориясендә контроль-инспекция чаралары үткәрү барышында Казан территориаль органы хезмәткәрләренең игътибарын сыра һәм сыра эчемлекләре белән җанлы сәүдә алып барылган стационар булмаган сәүдә объекты җәлеп итте.
Үткәрелгән контроль-инспекция чарасы нәтиҗәсендә 120 литрга якын сыра һәм сыра продукциясе законсыз әйләнештән алынды.
Хәзерге вакытта административ тикшерү үткәрелә, шуннан соң эш материаллары, алкогольле продукция, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләре сату тыелуы турында оныткан «ваемсыз» эшмәкәр өчен җәза чарасын билгеләү өчен судка җибәреләчәк һәм аның эшчәнлеге РФ КоАП 14.6 маддәсенең 3 бүлеге буенча классификацияләнергә тиеш.
Әмма эшмәкәрнең сезон вакытында исерткеч эчемлек сатып акча эшләү теләге кагыйдәләр һәм тыюлардан югарырак булып чыккан.