Үз-үзеңне изоляцияләү режимы йомшару һәм рөхсәт чаралары кертү сәбәпле, зур булмаган сәүдә нокталары эшне яңадан башлап җибәрде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хуҗалык итүче субъектлар буенча үз эшчәнлеген киңәйтте. «Летай» кәрәзле элемтә операторының сәүдә ноктасы хезмәткәрләре белән семинар-укулар үткәрелде.
Катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, «Товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре», тиешле сыйфатлы, башка күләмдәге, форма, габарит, фасон, төсе яки комплектациясе туры килмәгән азык-төлек булмаган товарлар исемлеге аңлатылды.
Товарларны сату-алу процедураларын тормышка ашырганда сатучыларның төрле ситуацияләре һәм гамәлләре, сатып алучының сыйфатсыз һәм сыйфатлы товарны алыштыру яки кире кайтару таләпләре каралды. Сатып алучыларның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, претензияләр бирү сроклары, товарның гарантия срогы турында сүз барды.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат тупанган басма продукция тәкъдим ителде.