Кулланучылар хокукларын бозуга юл куймас өчен консультацияләр үткәрелә

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Стратегия» ҖЧҖ (Казан ш., Даурия ур., 38) ТК территориясендә кизү үткәрде.

Чара вакытында сатучылар һәм сатып алучылар Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре буенча киңәшләштеләр: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган аерым товарларны сату Кагыйдәләре аңлатылды.

Товарлар турында кирәкле һәм дөрес мәгълүмат бирү, аларны дөрес сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итә торган, сатыла торган товарларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслый торган кирәкле озату документларының булуы, товарның бәясе турында конкрет аңлатмалар бирелде. Сатучыларның игътибары азык-төлек саклауда температура режимын үтәүгә юнәлтелде.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен хәл итү өчен дәүләт оешмалары координатлары бирелде: Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе, тел. 238-98-54 (Казан шәһәре, Кызыл ур., 30), Тел. 221-90-16 (Казан шәһәре, Сеченов ур., 13А).

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, Казан территориаль органы, тел. 277-94-96 (Казан шәһәре, Һ. Такташ ур., 94).

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат тупланган басма продукция тәкъдим ителде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International