2020 елның 18 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы М.И. Егорова Балык Бистәсе муниципаль районы Масловка авылында яшәүчеләр белән очрашты.
Казан территориаль органы начальнигы Масловка авыл җирлеге башлыгы Егоров А. И. белән берлектә гражданнарны кабул итте.
Күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы начальнигы әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар үткәрде.
Сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат тапшырылырга тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәве, ышанычлы үлчәү җиһазларының нинди документлар белән раслануы турында аңлатылды.
Гражданнарга өстәмә рәвештә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре аңлатылды.
Мондый очрашулар форматы, гражданнарны күчмә кабул итүләр инде традициягә әйләнде. Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Чара барышында катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылган буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде.