Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәренең «Салават Күпере» торак комплексында хуҗалык итүче субъектлар өчен семинарлар үткәрде.
«Салават Күпере» тиз үсә торган комплексы Осиново авылы янында урман массивы белән янәшә урнашкан. Социаль-көнкүреш инфраструктурасы үсеш этабында, төзелеш эшләре белән бер үк вакытта балалар бакчалары, мәктәпләр төзелде. Күп санлы кибетләр, кафе, рестораннар ачылды.
Белгечләр тарафыннан кулланучыларга, эшмәкәрләргә, сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау һәм гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде.
Тыңлаучылар кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы темалар буенча төп белемнәр алдылар. Алышынырга һәм кире кайтарылырга тиешле товарлар ассортименты белән таныштылар; форма, габаритлар, фасон, төсе, күләме яки комплектациясе буенча килмәгән товар өчен акчаны кире кайтару таләпләрен канәгатьләндерү срогы белән таныштылар; “касса чегы булмау кулланучы таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарту өчен нигез булып торамы?” шикелле сорауларга җаваплар алдылар.
Чара барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, № 1025 карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләренең төп нигезләмәләре.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат булган түләүсез басма продукция тәкъдим ителде.