2020 елның 19 июнендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе Татарстан Республикасы Биектау районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышын үткәрде.
Утырыш башында 2020 елның 5 ае эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Комиссия әгъзаларының башкарылган эш турында мәгълүматы тыңланды. Илдә килеп туган хәлгә карамастан, районда алкогольле продукцияне ваклап сату динамикасы уңай. Агымдагы елның 5 аенда 1 үлем белән тәмамланган спиртлы сыеклык белән агулану очрагы теркәлгән. Әлеге факт буенча тиешле эш алып барыла.
Комиссия әгъзалары республика җитештерүчеләренең продукциясен алга этәрү, балигъ булмаганнар белән профилактик эш алып бару мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Җәмәгать туклануы предприятиеләре эше өлешендә билгеле бер уңайсызлыклар аркасында килеп туган сорауларга тиешле аңлатмалар бирелде.
Татарстан Республикасында алкоголь базарын легальләштерүгә юнәлдерелгән кеглардагы сыра продукциясен маркировкалау буенча сынау проекты старт алуы турында катнашучыларга кабат хәбәр ителде.
Куелган мәсьәләләрне карау нәтиҗәләре буенча Комиссия һәр районда алга таба уртак чаралар планына төзәтмәләр кертте.