2020 елның 19 июнендә Болгарда эшмәкәрләр район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов белән очрашты. Чарада шәһәр һәм район җитәкчелеге, банк, оешма вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчеләре, үзмәшгульләр катнашты. Очрашуның төп темасы эшкуарларның актуаль проблемалары турында фикер алышу, пандемия чорында җирле дәрәҗәдә бизнес үсеше мәсьәләләрен хәл итү булды.
Халыкны эш белән тәэмин итү һәм керемнәрне яңадан торгызуны тәэмин итүче иҗтимагый эш планы белән Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Рушания Закирова чыгыш ясады. Ул кредит бирү өлкәсендә кече һәм урта бизнес вәкилләренә ярдәм итү чараларына җентекләп тукталды.
Республика маркетинг үзәгенең эше һәм бурычлары турында Башкарма комитетның баш белгече Ольга Земскова сөйләде. Ул катнашучыларга ресурстагы эш принциплары, хәбәрнамәләр рәсмиләштерү, сату, биржа мәйданчыкларындагы эш турында сөйләде.
Наталья Гришкова, Азат Усманов, Ирина Илюшкина эшкуарлык эшчәнлеге тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Шәһәр һәм район эшкуарларының төрле оешма һәм ведомство вәкилләренә үзләрен борчыган сорауларны бирү мөмкинлеге бар иде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге мәсьәләләрне аңлатты.
Очрашу ахырында билгеләп үтелгәнчә, мондый чаралар алга таба да дәвам итәчәк.