Иннополис - ул эш һәм тормыш итү өчен барлык мөмкинлекләре булган шәһәр

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Планны үтәү йөзеннән һәм махсус икътисадый зона территориясендә  – "Иннополис" шәһәрендә кулланучылар хокукларын яклау буенча нәтиҗәле эш алып бару максатыннан чыгып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы начальнигы М. В. Тихонова, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ф. ф. Гаязетдинова, әйдәп баручы белгеч – эксперт Т. А. Каргина, аппарат җитәкчесе И. Р. Хуҗҗәтов, «Иннополис шәһәрен үстерү фонды» АКБОның торак сәясәте бүлеге начальнигы урынбасары А. А. Шиһапов белән очраштылар. «Иннополис» махсус икътисадый зонасы - актив эшлекле шәһәр үзәге, икътисадның югары технологияле тармакларыннан инвесторлар һәм резидентлар өчен преференцияләр һәм салым ташламалары белән кызыклы. Биредә уңышлы бизнес алып бару һәм резидентларның проектларын нәтиҗәле үстерү өчен уңай шартлар тудырылган. Бүгенге көндә «Иннополис» МИЗ партнерлары һәм резидентлары булып 150дән артык компания тора. Иннополис шәһәре Россиянең Европа өлешендәге иң матур урыннарның берсендә урнашкан: анда Зөя Идел белән кушылган. Иннополис - тормыш итәр өчен уңайлы шәһәр. Биредә 3,5 мең кеше яши. Уртача 28-29 яшь тәшкил итә. Демография күрсәткече -1 ,7%. Шәһәрдә әзер торак тәкъдим ителә, арендалы торак «Plug and Play» технологиясе буенча яшәү өчен тулысынча әзер: анда кирәкле җиһазлар, көнкүреш техникасы бар. Социаль мохит үсеш алган: мәктәп, ике балалар бакчасы бар, шул исәптән берсе шәхси бакча. Иннополис Университеты мәгълүмати технологияләр һәм робототехника өлкәсендә белем бирү һәм фәнни тикшеренүләр буенча специальләшкән, анда дөньяның барлык илләреннән 770 кеше белем ала. Шәһәр территориясендә спорт комплексы урнашкан: бассейн, сауна, хамам, джакузи, тренажер заллары, төркем белән шөгыльләнү өчен заллар, велосипед юллары, футбол кыры, волейбол мәйданчыклары бар. Медицина үзәге, “ашыгыч ярдәм " хезмәте эшли. Шәһәр халкы бушлай пилотсыз такси хезмәтеннән файдалана ала. Иннополистан 5 минутлык ераклыкта ял итү өчен «Зөя калкулыклары» курорты урнашкан: анда 2800 м озынлыктагы тау чаңгысы базасы, сноуборд-парк, ату урыны, гольф –клуб бар. Шәһәр халкының һәм кунакларның барлык сорауларын хәл итү максатыннан шәһәрдә заманча консьерж–сервис хезмәте оештырылган, ул ике телдә 24/7 режимында оештырылган. Шәһәрдәге telegram мессенджерында 100 дән артык чатта яшәүчеләр теләсә кайсы вакытта сораулар бирә ала яки проблеманы хәл итү турында запрос калдыра ала, үз фикерләрен җиткерә ала. Шәһәр халкының сораулары онлайн режимда хәл ителә һәм мэриядә алар 3 көн дәвамында карала. Ярты елга бер тапкыр шәһәрдә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреш мәсьәләләре һәм тәкъдимнәрне өйрәнү буенча сораштырулар үткәрелә. Шәһәр территориясендә «Бәхетле» ҖЧҖнең «Бәхетле» кибете, «Алкоторг» ҖЧҖ, «Пятерочка» кибете, «Тандер» АҖ, «Магнит» кибете, ике җәмәгать туклануы предприятиесе, косметика хезмәтләре салоны сәүдә эшчәнлеген алып бара. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре сәүдә объектларында, «Бәхетле» кибетендә сатучылар белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә укулар, сыра, алкогольле продукциягә, социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр мониторингы үткәрелде. Сәүдә оешмаларында, хезмәткәрләр белән аралашу барышында, аларга кулланучылар хокукларын яклауның актуаль темалары буенча буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International