ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә Хәтер һәм Дан елы

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

“Хәтер һәм Дан елы " - ул тыныч тормышыбыз өчен үзләрен корбан иткән кешеләргә хөрмәт һәм рәхмәт белдерү. 1941 елның 22 июнь иртәсе илебезнең барлык кешеләренең язмышларын үзгәртә. Мондый вакыйгалар тарихтан югалырга тиеш түгел: алар безнең йөрәкләрдә мәңгегә калырга тиеш.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре хәтер һәм тарихны искә алалар. Бүген алар Казанның мемориаль паркында булдылар һәм "Мәңгелек утка" чәчәкләр салдылар. Мәңгелек утны мәрмәр ташларга уелган ике йөз сугышчының исеме әйләндереп алган – алар Советлар Союзя геройлары, Дан ордены кавалерлары. Паркта иске хәрби техника белән танышырга: танклар, самолетлар, шулай ук бомбардировщиклар һәм «Казан» су асты атом көймәсен күрергә мөмкин. Аллеяларда сугыш темасына документлар урнаштырылган: хәрби диңгезчеләргә, солдат әниләренә һ. б. һәйкәлләр куелган.

Әлеге чараларның максаты - илебезнең үсеш тарихын һәм торгызылышы белән танышу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International