Галиевлар өчен гаилә һәм гаилә кыйммәтләре беренче урында

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

2020 ел Татарстан Республикасында “Хәтер һәм Дан елы " дип игълан ителде. Шул уңайдан, Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Баулы шәһәреннән ирле – хатынлы Галиевларны котладылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Баулы районы буенча территориаль органының контроль-инспекция бүлегендә әйдәп баручы белгеч-эксперты Галиева Кадрия Габрахман кызы инспекциядә 2005 елдан бирле эшли.

Ул 1978 елда ерак Казахстанның Актау шәһәрендә туа. 1994 елда әтисе авырып китү сәбәпле, гаилә әнисенең туган ягына Баулы районына күчеп килә. 1995 елда Кадрия 6 нчы урта мәктәпне тәмамлый һәм Октябрьск шәһәренең икътисад көллиятенә укырга керә һәм 1998 елда «икътисадчы»белгечлеге алып, аны уңышлы тәмамлый.

2000 елда үзенең тормыш иптәше– Рөстәмне очрата һәм аңа кияүгә чыга. Читтән торып Башкорт дәүләт аграр университетына укырга керә.

Кадрия үзенең хезмәт эшчәнлеген Баулы шәһәренең кулланучылар хокукларын яклау комитетында 2001 елда белгеч вазыйфасында башлый. 2003 елдан башлап аны Татарстан Республикасы Сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министрлыгы каршындагы бүлеккә күчерәләр, ә 2005 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр ул Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре.

Кадриянең ире Рөстәм күп еллар төньякта эшли, бораулаучы вазыйфасыннан башлый, читтән торып Мәскәүдә югары белем ала. Хәзер технолог вазыйфасында Сургутта үз вахтасын дәвам итә, яшьләрнең остазы булып тора. Нефтьче булуы очраклы түгел, чөнки әнисе 30 еллык стажы булган атказанган нефть сәнәгате хезмәткәре.

Галиевларның тату гаиләсендә 18, 12 һәм 4 яшьлек өч кызлары үсә. Олысы Айзирә быел мәктәпне уңышлы тәмамлады, кечеләре Дилбәр белән Дилназ скрипкада уйныйлар, төрле конкурсларда катнашалар. Галиевләр үз йортларын төзегәннәр, бакча һәм шәхси ярдәмче хуҗалык белән шөгыльләнәләр. Ялны актив үткәрүне өстен күрәләр.

Кадриянең әнисе - Мортазина Хаҗәрия Гатин кызы менә 14 ел инде Баулы инвалидлар җәмгыятен җитәкли, ул хөрмәткә лаек ярдәмчел кеше.

2014 елдан Кадрия Галиева Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе әгъзасы итеп билгеләнде. Сайлау кампанияләре чорында аның өчен чын-чынлап кызу вакыт җитә. Аңа ял көннәрендә эшләргә, шулай ук соңга калып тоткарланырга да туры килә, тик өйдәгеләр әниләрен хуплыйлар гына.

Галиевлар быел фарфор туйларын билгеләп үтәләр, алар 20 ел бергә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы коллективы Рөстәм һәм Кадрия гаиләсен котлый, аларга нык сәламәтлек, мәхәббәт, гаилә иминлеге тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International