Халыкны хокукый яклау буенча эшнең әһәмияте актуаль

2020 елның 23 июне, сишәмбе

2020 елның 22 июнендә, инфекция таралу куркынычы янаган чорда, барлык санитар нормаларны үтәп, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Арча районы КФҮ ДБУда гражданнарны бергәләп кабул итү булды.

Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина, Арча муниципаль районы Башкарма комитетының баш белгече Гүзәл Галимуллина үткәрде.

Консультация алырга килгән Арча районы халкы үз проблемалары турында сөйләде һәм белгечләрдән төпле ярдәм ала алдылар.

Мөрәҗәгатьләр чәчтарашханәләрдә хезмәт күрсәтү сыйфаты, товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү сыйфаты һ. б. сорауларның киң даирәсенә кагыла иде.

Халыкны хокукый яклау буенча эшнең әһәмияте ачык һәм актуаль.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы республикабызның һәр кешесен үз хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауда эзлекле һәм актив булырга чакыра.

Чара дәвамында кулланучыларга “Вестник потребителя Татарстана" газетасы һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International