Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре 2020 елның 18 июнендә Югары Ослан районы территориясендә сәүдә объектларына һәм җәмәгать туклануы предприятиеләренә мониторинг кысаларында алкогольле продукцияне ваклап сатуга карата мәҗбүри таләпләрнең үтәлеше буенча күзәтү үткәрде.
Чара барышында "Тихий Плес” бакчачылык җәмгыяте территориясендә урнашкан кибетләрнең берсендә лицензиясез хәмер сату факты ачыкланды.
Сәүдә объектын карау дәвамында алкоголь әйләнеше өлкәсендә законнарны бозуның тагын берничә очрагы ачыкланды. Бу - сатыла торган продукциягә документлар булмау да, дәүләт теркәве һәм аны теркәгән органның исеме турында мәгълүмат булмау да. Мәгълүмат сатып алучыга танышу өчен уңайлы урыннарда урнаштырылырга тиеш, шулай ук товарның атамасын күрсәтеп, алкогольле продукциягә бертөсле һәм төгәл рәсмиләштерелгән бәяләрнең булмавы да күзәтелде.
Барлыгы 9 литрдан артык хәмер хуҗасыннан тартып алынды. Хокук бозучыга административ хокук бозу турында беркетмә төзүгә килү мәҗбүрилеге турында хәбәр ителде.