2020 елның 23 июнендә Чистай муниципаль районы хакимиятенең зур залында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Утырыш эшендә контрольлек итүче һәм хокук саклау органнары, суд приставлары хезмәте вәкилләре, шулай ук «Татспиртпром» АҖ җитештергән аракы һәм сыра сату буенча «Алкоторг»ҖЧҖ сәүдә вәкилләре катнашты.
Утырышта алкогольле продукцияне, шул исәптән ТР аракысын предприятиеләр һәм авыл җирлекләре киселешендә сатуның кимүе сәбәпләре, хәлне яхшырту юллары турында фикер алыштылар. Республикада җитештерелгән алкогольле продукцияне алга этәрү һәм аларга ярдәм итүгә, 100 дән артык кеше булган авыл җирлекләренең сәүдә объектлары белән тәэмин ителешенә аерым игътибар бирелде. Аерым алганда, Чистай районы кулланучылар җәмгыятенең сәүдә объектларының «чик буе районнары» адреслы программасы бәяләре һәм ассортименты буенча эконом-сегмент аракысын сату буенча сынау проекты кысаларында эше анализланды.
Ведомствоара комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча алкогольле продукция сатучы сәүдә нокталарын саклауны дәвам итәргә, алкоголь базарында хокук бозуларны ачыклау һәм бурычлылардан штраф түләттерү эшен көчәйтергә, алкоголизмны профилактикалау буенча эш алып барырга дигән карар кабул ителде.