2020 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Р.А. Абдуллин рәислегендә алкоголь базарындагы хәлләрне җайга салу буенча Координация Советы утырышы узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, Менделеевск районы Башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү бүлеге, сәүдә бүлеге вәкилләре катнашты.
2020 елның 5 ае йомгаклары буенча алкоголь базарының торышы, 2020 елның май аенда алкогольле продукция сату, күчмә сәүдә, районның сәүдә объектларын алкогольле продукция һәм сыра белән тәэмин итү, шулай ук кертелә торган алкогольле продукцияне сату турында фикер алыштылар. Проблемалы мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары билгеләнде.