“Арча" ҖЧҖ продукциясе күргәзмәсе-презентациясе булды

2020 елның 26 июне, җомга

Күргәзмә-презентация сатып алучылар өчен кирәкле һәм файдалы чара. Дегустацияләр үткәрү кулланучыны нинди дә булса яңа товар белән таныштыру мөмкинлеге бирә торган иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора. Үзебездә җитештерелгән продукцияне алга этәрүнең һәм товар җитештерүчеләр белән кулланучылар арасында турыдан-туры элемтәләр урнаштыруның менә дигән ысулы бу. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре 2020 елның 25 июнендә «Арча» ҖЧҖ җирле җитештерүчесе продукциясеннән күргәзмә-презентация оештыруда катнашты. Презентациядә продукциянең киң ассортименты тәкъдим ителде, болар – атланмай, эремчек, сырның төрле сортлары, сөт, минераль су, соклар. Хезмәткәрләр тарафыннан «Кулланучылар хокукларын яклау» төшенчәсенә нигезләр бирелде. Теге яки бу товарны сатып алганда барлыкка килергә мөмкин булган хәлләр мисаллары китерелде. Сатып алучыларга товарлар һәм җитештерүче турында нинди мәгълүмат тапшырылырга, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлегенә, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәве нинди документлар белән раслануына аерым игътибар бирелде. Белгечләр, шулай ук килүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең вәкаләтләре белән таныштырдылар, мәгълүмати буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасын өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International