Менделеевск кибетләренең берсендә сатып алучылар белгечләрдән “Электр көнкүреш товарлары кире кайтарылырга тиеш түгел”, - дигән җавап алды. Шәһәр халкы, фатирларда көнкүреш газын өзү турында хәбәрне ишетеп, кибеттән бер комфоркалы электр плитәләре сатып ала башлый. Беркадәр вакыттан соң, электр приборларын күтәреп кабат кибеткә килә башлыйлар – максатлары – товарны кире кайтарып, акчаны алу.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына эшмәкәр мөрәҗәгать итә: "товар сыйфатлы булса, аны кибеткә тапшыру тәртибе нинди документлар белән регламентланган?”
Ведомство белгечләре «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның 25 статьясы, шулай ук РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары нигезендә форма, габарит, фасон, төсе яки комплектациясе туры килмәгән, тиешле сыйфаттагы электр-көнкүреш приборлары алмаштырылырга һәм кире кайтарылырга тиеш булмаган товарлар исемлеген аңлаттылар.
Хөрмәтле кулланучылар, товарлар сатып алганда игътибарлы булыгыз! Һәр сатып алу уйланган булырга тиеш.