2020 елның 22 июнендә Тәтеш муниципаль районы хакимиятенең зур залында Тәтеш районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.
Утырыш эшендә контрольлек итүче һәм хокук саклау органнары, суд приставлары хезмәте вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук «Татспиртпром» АҖ җитештергән сыра сату буенча «Алкоторг»ҖЧҖ сәүдә вәкиле катнашты.
Утырышта агымдагы елның 5 ае нәтиҗәләре буенча районның алкоголь базарының торышы күрсәткечләре тыңланды, алкогольле продукцияне, шул исәптән республикада җитештерелгән аракыны, сәүдә предприятиеләре һәм авыл җирлекләре киселешендә, сатуның кимүе сәбәпләре, хәлне яхшырту юллары турында фикер алышынды. Сыра сатуга, шул исәптән «Белый Кремль» сыра кайнату заводы җитештергән продукцияне сатуга аерым игътибар бирелде. 2020 елның 5 аенда алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча район мобиль төркеменең эш нәтиҗәләре анализланды.
Ведомствоара комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасыннан файдаланып, алкоголь базарында хокук бозуларны ачыклау буенча мобиль төркем эшен активлаштырырга, республикада җитештерелгән продукцияне сатуны алга этәрү эшен дәвам итәргә карар кылынды.