Яшел Үзән территориаль органында ачык тыңлаулар узды

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

2020 елның 29 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органында РФ Хөкүмәтенең «Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы» өстенлекле программасын тормышка ашыру кысаларында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген үткәргәндә мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча ачык тыңлаулар үткәрде. Яңа короновирус йогышлы авыруы белән бәйле катлаулы санитар-эпидемиологик хәл аркасында, чара видеоконференцэлемтә рәвешендә ZOOM платформасында уздырылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Буа муниципаль районы территориясендә контроль чаралар үткәргәндә хокук куллану практикасы белән бәйле мәсьәләләр тикшерелде. Чарада авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык итүче субъектлар һәм район хакимияте вәкилләре катнашты.

Чараны ачып, Яшел Үзән территориаль органы начальнигы Тихонова Марина Владимировна, тыңлауларның төп максаты - алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен контрольдә тоту мәсьәләләрендә эшмәкәрлек белән диалог урнаштыру юлы белән хокук бозуларны профилактикалау, дип ассызыклады.

Чарада катнашучылар игътибарына 2019 – 2020 елларда районның алкоголь базарында ачыкланган хокук бозулар саны, квартал декларацияләрен тапшырганда һәм БДАМС системасында алкогольле продукция әйләнешен исәпкә алганда хуҗалык итүче субъектлар тарафыннан җибәрелә торган типик хаталар, алга таба шундый ук хокук бозуларга юл куймас өчен нинди гамәлләр күрергә кирәклеге турында мәгълүмат җиткерелде.

Фикер алышу диалог режимында узды. Чарада, ситуацияләрдә катнашучы бизнес һәм район хакимияте вәкилләре килеп туган сорауларга җаваплар алдылар. Ачык тыңлаулар үткәрү практикасының актуальлеген Буа районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Шәрәфетдинова Гөлинә Фәрит кызы билгеләп үтте.

Нәтиҗә:

Чараны Яшел Үзән территориаль органы начальнигы Тихонова Марина Владимировна тәмамлады: “Әгәр элек профилактикага икенче дәрәҗәле роль бирелгән булса, хәзер, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасын үткәрү кысаларында профилактик эш беренче планга чыга", диде ул. Эшкуарлар игътибарына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтының «Дәүләт контроле (күзәтчелеге)» бүлегендә урнаштырылган барлык профилактик материаллар комплексы тәкъдим ителде (http://gosalcogol.tatar.ru/rus/).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International