Кәрәзле телефон өчен чехол талашуга сәбәпче булып чыкты

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Түбән Кама территориаль органына юк кына мәсьәлә буенча түбәнкамалы мөрәҗәгать итте. Сәүдә үзәгенең бер бүлегендә ул кәрәзле телефон өчен чехол сатып алган. Ләкин, ничек кенә мәзәк яңгырамасын, өйдә чехол төсенең бөтенләй туры килмәвен аңлаган. Товарны алыштыру өчен ул телдән кабат бүлеккә мөрәҗәгать итә. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 25 статьясы нигезендә, кулланучы азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны, күрсәтелгән товар формасы, габаритлары, фасоны, төсе, күләме яки комплектациясе буенча туры килмәсә, сатып алынган сатучыдан шундый ук товарга алмаштырырга хокуклы. Кулланучы, сатып алу көнен санамыйча, ундүрт көн дәвамында азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны алмаштырырга хокуклы. Әгәр күрсәтелгән товар кулланылышта булмаса, товар төре, куллану үзлекләре, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланса, шулай ук товар чегы яки касса чегы, яисә күрсәтелгән товарга түләүне раслаучы башка документ булса, азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны тиешенчә алмаштыру үткәрелә. Кулланучының товар чегы яки касса чегы, яисә товар өчен түләүне раслаучы башка документ булмавы аның шаһит күрсәтмәләренә сылтама ясау мөмкинлегеннән мәхрүм итми.

Әйтергә кирәк, әлеге товар кире кайтарылырга яки алмаштырылырга тиеш булмаган сыйфатлы товарлар исемлегенә керми. Тик, сатучы, товарны алыштыру турындагы телдән яңгыраган таләпкә, техник яктан катлаулы товар булуын аңлатып, баш тарткан. Кулланучы җаваплар һәм тәкъдимнәр китабын таләп иткән, ләкин бу таләп тә сатучы тарафыннан үтәлмәгән.

Гражданка гаризасы нигезендә, Түбән Кама трриториаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре, мәсьәләне хәл итү өчен, шәхси эшмәкәр адресына рәсми хат җибәрде. Хуҗалык итүче субъект белән күзгә-күз очрашу булды, анда гамәлдәге законнар аңлатылды, шуннан соң аларга кулланучыга чехол өчен акчаны кире кайтару турында карар кабул ителде, шулай ук сатучы белән законны бозуга юл куймау турында әңгәмә үткәрү турында вәгъдә бирелде.

Мораль - законнарны өйрәнегез. Кеше закончалыкны аңларга тиеш. Законнарны җентекләп аңлау тормышны шактый җиңеләйтергә, билгеле бер хәлләрдә үзеңне дөрес тотарга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International