Ютазы муниципаль районында ведомствоара комиссия утырышы узды

2020 елның 3 июле, җомга

2020 елның 3 июлендә видеоконференц-элемтә режимында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашында 2020 елның биш ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.

Комиссия эшендә Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш буенча беренче урынбасары Светлана Самонина; Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина; Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы җитәкчесе Миләүшә Михеева; Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге полиция начальнигы урынбасары Айваз Дияров; “Алкоторг” ҖЧҖнең сату буенча директор урынбасары Илназ Таһиров; «Алкоторг» ҖЧҖнең сыра сату буенча директор урынбасары Денис Свистунов, шулай ук районның алкоголь базарында хуҗалык итүче өч эре субъект вәкилләре: «Айком» ҖЧҖ, Ютазы районы кулланучылар берлеге һәм «Альбион-2002» ҖЧҖ.

Ведомствоара комиссия утырышында контрольлек һәм хокук тәртибен тәэмин итү, кулланучылар базарында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге законнарны үтәү, контрафакт хәмер продукциясен ачыклау максатыннан үткәрелә торган чаралар турында мәсьәләләр каралды, агулану очраклары анализланды. Шулай ук «Халык контроле» мәгълүмат системасы эше, халыкка көмешкә кудыру продукциясен сату фактлары буенча җәза чаралары, алкоголь продукциясен сату дәрәҗәсен арттыру буенча эшне активлаштыру, бигрәк тә авыл җирлекләрендә, шулай ук республикада җитештерелгән «Белый Кремль» продукциясен таратуга ярдәм итүгә игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International