Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен “Изгелек “ тернәкләндерү үзәгендә кулланучылар белән индивидуаль эш алып бардылар

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

Хәзерге шартларда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр риск төркемендә торалар. Шуңа күрә әлеге категория кулланучылар белән эшләү аерым якын килүне таләп итә. Агарту эшләре: өлкәннәр өчен даими үткәрелә торган лекцияләр, семинарлар һәм «консультация өстәлләре» кулланучылар буларак аларның хокукларын бозуга бәйле проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре гражданнар белән очрашу өчен катлаулы вакытта да төрле вариантлар таба. Менә бүген дә очрашу гадәти булмаган форматта узды. Һәр кулланучы аерым кабул ителде. Белгечләр кулланучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, шулай ук һәр катнашучы белән аларның кулланучылар грамоталылыгын арттыру максатыннан профилактик эш алып бардылар.

Чарада катнашкан һәр кешегә «Вестник потребителя Татарстана» газеталары, товарлар һәм хезмәтләр турында мәгълүмат белән брошюралар һәм буклетлар таратылды. Барлык катнашучыларга да «кайнар линия»нең даими эшләве турында хәбәр ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International