Күргәзмә-ярминкә-дегустация

2013 елның 29 гыйнвары, сишәмбе
Балык Бистәсе шәһәр тибындагы бистәсендә Татарстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукция буенча күргәзмә-дегустация-ярминкә уздырылды. Әлеге чарага килүчеләр Казан шәраб заводы һәм Казан ликер-аракы заводы продукциясе белән танышу гына түгел, аның тәмен татып карау мөмкинлеге дә алды. Ярминкәдә, гадәттәгечә, оешмалар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Күргәзмәдә Балык Бистәсе муниципаль районы хакимияте башлыгы И.Г.Вәлиев, башкарма комитет җитәкчесе М.Р.Гафаров булып китте.
Җыр-биюләр белән каршылау күргәзмә-дегустациягә килүчеләрне кәеф-рухын тагы да күтәреп җибәрде. Концерт программасын Балык Бистәсе районы Мәдәният йорты артистлары әзерләгән иде.
Чара барышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең  Казан территориаль органы хезмәткәре бирегә җыелган халыкны кызыклы мәгълүматлар белән таныштырды. Ул, аерым алганда, төрле хәмер продукциясенең тәмен татып карау кагыйдәләренә өйрәтте, шулай ук сәламәтлекне, кәеф-рухны саклап калу йөзеннән, хәмерне дөрес итеп сайлау буенча киңәшләрен бирде, сыра һәм сыра эчемлекләрен сату кагыйдәләрендәге үзгәрешләр турында сөйләде.
Чарага җыелган халыкка конкрет шәраб-аракы үрнәкләрендә алкогольле продукциянең легальлеген тикшерү юллары турында сөйләп үтелде. Хәмернең легальме-түгелме икәнлеген ике төрле юл белән тикшереп була. Беренчедән, шешәнең тышкы “кыяфәте” буенча – этикетка һәм контрэтикеткасының тигез итеп ябыштырылган булуы, бөкесенең борылып йөрмәве, шешәдә акциз маркасы яки махсус марка булуы шарт. Шешә эчендә нәрсәләрдер йөзеп йөрмәскә тиеш. Сатучының легаль төстә җитештерелгән продукциясенә сатып алучының беренче таләбе буенча ук товар-озату документларын күрсәтүе фарыз.
Икенчедән, 511-41-15 номерын җыеп, телефон операторына сатудагы алкогольле продукциянең легальлеген тикшерү нияте турында җиткерергә кирәк. Шуннан соң шешәдә күрсәтелгән теркәү номерын әйтергә. Хәмер Татарстанда җитештерелгән икән, партия номеры шешә бөкесендә билгеләнә; республикабыздан читтә җитештерелгән икән, шешәгә ябыштырылган наклейка-кәгазьдә (штрихкод өстендә була) күрсәтелә. Хәмер эчемлеге турында җавап алынганнан соң әлеге мәгълүматларны этикеткасындагы һәм шешә бөкесендәге мәгълүматлар белән чагыштырырга кирәк. Мәгълүматлар туры килсә, димәк, алкоголь тикшерү узган, һәм ул легаль төстә сатыла дигән сүз. Туры килмәсә (яки шешәдә кирәкле наклейка яисә бөкесендә партия номеры булмаса), үзеңнең, якыннарың һәм дусларыңның сәламәтлеге турында уйланырга кирәк булачак.
Мәгълүматлар туры килмәгән очракта, бу хакта ашыгыч төстә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең “кайнар номеры”на (278-92-79) хәбәр итеп, эчемлекнең башкасын сайлап алу ягын карагыз, дигәнрәк киңәшләр җиткерелде.
Чарага җыелган халык бигрәк тә аракыны тәме буенча сайлау һәм аны дегустацияләү кагыйдәләре белән кызыксынды. Бу процесс берничә этаптан тора. Аракы – Африкада да шул аракы инде, дип, күпләр аның турында бөтенләй белми. Шул ук вакытта дегустация кагыйдәләре – бик гади.
Дегустация башланырга ярты сәгать кала каты чәй яки кофе эчмәскә, тозлы-борычлы ризыклар ашамаска, тәмәке тартмаска, хушбуйлар кулланмаска кирәк. Кабымлык урынына хәмернең тәмен “капламый” торган ризыклар – әйтик, пешерелгән колбаса, сыр (әмма әчкелтем түгел), крекер, чикләвек алырга була.
Дегустация өчен чәркә-бокаллар, аракыны җентекләп карау-тикшерү өчен, үтә күренмәле булырга тиеш. Аларның кристаллдай чиста булуы, ут яктысында ялтырап торуы кирәк. Хуш исен тоемлау өчен  аракы температурасының дөрес булуы шарт. Температурасы +8+10 градус чамасы булганда, эчемлекнең исен тиешенчә сизеп булачак. Чәркәне берничә секунд кулда тотып, бер-ике тапкыр кыска гына итеп сулыш алырга. Классик аракы икән, чиста аракы исен сизәчәксез, “особая” икән, шулай ук эчемлектәге чын төнәтмәләрнең хуш исләрен дә тоемлап алачаксыз.
Дегустациянең төп этабы – эчемлекнең тәмен һәм йотып җибәргәннән соңгы тәмен бәяләү. Бераз гына авызга алганнан соң, аракыны берничә секундка йотмыйча торырга кирәк. Тел очы спиртлы эчемлекнең татлылыгын тоемлый. Телнең өске өлеше эчемлекнең тозлылыгын, ә ян-яклары – эчемлектә кислотаның булу-булмавын “билгели”. Тел төбе аракының әчелегенә “җавап бирә”. Аракы, теләсә кайсы каты алкогольле эчемлек кебек үк, борынны җыерттырмыйча гына, әйбәт эчелергә тиеш.  Яхшы аракыны эчеп куйганнан соң кабымлык та кирәксенмисең, дип өйрәтте чарага җыелган халыкны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре.  
Шулай итеп, Балык Бистәсендә яшәүчеләр гади генә шушы берничә кагыйдәне үзләштергәннән соң, үзләрендә чын дегустатор сәләтләрен тоемлап, күтәренке кәеф белән ярминкәдән өйләренә таралышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International