Укучыларда кулланучылар белемен арттыру максатыннан онлайн дәрес үткәрелде

2020 елның 7 июле, сишәмбе

“Кулланучы кем ул?" Бу сорауга Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбе укучылары тулы җавап алдылар.

2020 елның 7 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина, каникуллар чорында, ZOOM ярдәмендә, югарыда күрсәтелгән мәктәпнең 8 сыйныф укучылары белән «Кулланучы һәм аның хокуклары»дигән темага онлайн дәрес үткәрде.

Дәрес барышында балалар:

- кулланучы хокукларын яклау белән шөгыльләнүче оешма;

- законның төп нигезләмәләре;

- тиешле сыйфатлы товарларны алмаштырганда нәрсәләрне истә тотарга кирәк;

- кире кайтарылырга яки алмашырга тиеш булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге;

- товарларның төрле категорияләре өчен гарантия сроклары;

- товарларда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, кулланучының аларны алыштыру турында таләпләре канәгатьләндерелергә тиешле техник яктан катлаулы товарлар исемлеге турында белделәр.

Территориаль орган практикасыннан мисалларда кулланучы гамәлләре алгоритмы китерелде. Шулай ук "Кулланучылар хокукларын яклау" дигән тема буенча Олимпиада турында мәгълүмат җиткерелде һәм лекция азагында территориаль органның контакт мәгълүматлары әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International