Закон бозылу очраклары күзәтелгән сәүдә объектлары бер шәхси эшмәкәргә карый

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына килгән гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау кысаларында Түбән Кама шәһәрендә юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр белән үзара бәйләнешсез контрольлек (күзәтчелек) буенча чаралар үткәрүгә йөкләмә кысаларында, 2020 елның 6 июлендә, бер көнне, алкогольле продукция – сыра сату вакытын бозуның 4 очрагы ачыкланды. Шунысы кызык, закон бозыла торган сәүдә объектлары шәһәрнең төрле районнарында урнашкан, әмма алар бер шәхси эшкуарныкы.

Хәзерге вакытта гамәлдәге законны бозучыга РФ КоАП 14.16 статьясындагы 3 өлеше буенча (алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату буенча махсус таләпләр һәм кагыйдәләрне бозу) административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү өчен территориаль органга чакыру турында почта аша хәбәрләр җибәрелде, ә “Халык контроле”нә гаризалар урнаштырган мөрәҗәгать итүчеләргә матди бүләкләр түләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International